Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Билгесез - Очрашу җыры (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) | Текст песни

Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.

Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.

Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Сезгә мин иң матур җыр эзләдем.
Матур җыр таптым туган илемнән,
Моңлы көй оттым тургай теленнән.

Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына,

Другие названия этого текста
  • Очрашу җыры - эйдэгез, дусларым, жырлыйк бергэ, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре (1)
  • Ирек Ногманов - Яшик бу иллэрдэ сайрап кына (0)
  • Билгесез - Очрашу җыры (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-