Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әбри Хәбриев хәм Рифат - Солдатта булган диләр | Текст песни

Алмагачның ал ботагын кайрып алалар микән,
Ничек итеп армиядән качып калалар икән,
Ничек итеп армиядән качып калалар икән.
Машиналарга тииләр мылтык өчен патрон,
Безнең прапор элеп куйган мылтыгына хатынын,
Безнең прапор элеп куйган мылтыгына хатынын.
Язгы сулар аккан чакта ник акмадың боз булып,
Армиягә бармас идем, ник тумадым кыз булып,
Армиягә бармас идем, ник тумадым кыз булып.
Утырган вагон читенә, төтен бәрә битенә,
Бер китереп тибәр идем старшинаның күтенә,
Бер китереп тибәр идем старшинаның күтенә.
Солдат ашын пешерәләр, чүмерәбез бик теләп,
Безне монда өшерәләр башны коймага терәп,
Безне монда өшерәләр башны коймага терәп.
Таш казарма буйларына мескен солдат тезелә,
Смирно диеп кычкыруга үзәкләрем өзелә,
Смирно диеп кычкыруга үзәкләрем өзелә.
Байлар дөнья болгаталар мускулларын кузгатып,
Безне Чечняга куалар әниләрне елатып,
Безне Чечняга куалар әниләрне елатып.
Урманнарда була диләр солдат казармалары,
Чүмеч белән ашаталар, ник берәү тазармады?
Чүмеч белән ашаталар, ник берәү тазармады?
Күгәченнәр кайда горли? Манарада, тәхеттә.
Әйтегезче, ничек чыдыйм армия рәхәтенә,
Әйтегезче, ничек чыдыйм армия рәхәтенә!


Другие названия этого текста
  • Эбри Хабриев Рифат - Солдатта булган диләр (1)
  • Әбри Хәбриев хәм Рифат - Солдатта булган диләр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-