Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

бт - Син минем янымда | Текст песни

Миңа нәрсә булгандыр-шаярмый, көлми идем.
Дөньяның матурлыгын күрмәдем.
Берни дә кызык түгел,юктан да төшә күңел,
Нигә шулай икәнен мин белми идем.

Син минем янымда,
Бар дөнья көлә хәзер,
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер.
Син минем янымда,
Бар нәрсә тәмле хәзер,
Тауларны күчерергә мин инде әзер.

Сине яратуымны үзем дә белмәгәнмен,
Күкләрдән йолдыз эзләп йөргәнмен.
Кадерне белмибез шул, югалтып карамыйча.
Кояшсыз кала яздым мин, аңламыйча.

Никадәр матур кызлар яулый алмый йөрәкне,
Синнән ашка беркем дә кирәкми.
Күкләргә менеп була, син булсаң яннарымда,
Дөнья матур, без икәү бергә чагында.

Другие названия этого текста
  • Раниль Нуриев - Син минем янымда(tatar song) (0)
  • Раниль Нуриев татар - Син минем янымда (0)
  • татарча башкирские - Син минем янымда (0)
  • бт - Син минем янымда (0)
  • Айдар Галимов - Син минем янымда (0)
  • Ринат Хамитов - Син минем янымда (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-