Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Булат Зиганшин & Мәликә - Безнең дөнья | Текст песни

Синең белән бергә бик тиз үтә бу вакыт,
Сизелми дә кала шул кадерле сәгатьләр.
Шатландыра шунсы кабат сөю назында
Очрашырга, кавышырга безгә сәбәп бар.
Син мине сөясең, мин дә сиңа тартылам
Башка кызлар минем өчен хәзер юк сыман.
Бер көн күрмәсәм дә сине бер ел буена
Күрмәгәндәй сагынам һәм бик тә юксынам.

Кушымта:
Синең белән бергә ничек рәхәт безгә
Безнең дөнья гел ямьле,
Бу дөньяда бар да матур, бар да кызык
Бөтен нәрсә гел тәмле.

Синең яннарыңа гел талпынам, ашкынам
Очар кошлар кебек күңелләрем ярсына.
Синең һәр сулышың, синең һәрбер карашың,
Һәрбер елмаюың исләрем дә барсы да.
Сиңа кадәр булмаган да кебек бу тормыш,
Сине күргәч кенә нурлар сибеп таң атты.
Синең матурлыкны күрер өчен генә дип
Йолдызларын чәчеп күктә ай да калыкты.

Кушымта:
Синең белән бергә ничек рәхәт безгә
Безнең дөнья гел ямьле,
Бу дөньяда бар да матур, бар да кызык
Бөтен нәрсә гел тәмле.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-