Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Булат Зиганшин - Газаплы мэхэббэт | Текст песни

Очраштык без ялгыш кына,
Адаштырып язмыш кына.
Шатлык түгел, йөрәкләрдән,
Сатып тама сагыш кына.
Сагыш кына.

Син минеке,мин синеке
Дия алмагач, нигә сөю?
Саф мәхәббәт алып килә
Икән кайчак газап, көю.
Газап, көю.

Гомерлеккә, чәчне чәчкә
Бәйләр өчен юк бит чара.
Чарасыздан өзгәләнеп,
Бәргәләнә безнең җаннар.
Безнең җаннар.

Бик бәхетле, бик бәхетсез
Гашыйклары без җиханның,
Сиңа минсез, миңа синсез
Яме юкла бу дөньяның.
Бу дөньяның.

Очраштык ник ялгыш кына,
Адаштырды нигә язмыш?
Гомер буе янарбызмы,
Язмышлардан бармы узмыш?
Бармы узмыш?

Булат Зиганшин еще тексты


Другие названия этого текста
  • Булат Зиганшин - Газаплы мэхэббет (1)
  • Булат Зиганшин - Газаплы мэхэббэт (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1