Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

булат зиганшин иркэ - умырзая | Текст песни

1.

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

2.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизерәк,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп...

3.

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп...

4.

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...

5.

Юк, мин яшәр идем, җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Булат ЗИГАНШИН (BZ) - МИН СИНЕН БЕЛЭН Булат ЗИГАНШИН (BZ) - МИН СИНЕН БЕЛЭН
    "МИН СИНЕҢ БЕЛӘН" клипмейкер: Булат ЗИГАНШИН (BZ) http://vk.com/ bulatziganshn муз: BZ, сл: BZ и Лилия ...
  • Руслан Трапезников, татарские песни, татарские клипы, татарская музыка, Руслан Трапезников, татарские песни, татарские клипы, татарская музыка,
    Асылъяр Булат Байрамов Булат Зиганшин Булат Нигматуллин Вадим ... Ильсия Бадретдинова Ильшат Яппаров Иркэ Исхак Хан Казан ...