Тумаган да кебек бу дөньяга,
Үтелмәгән дә кебек зур юллар.
Тик киресен дәлилләр барын
Эшли-эшли таушаган куллар.
Кушымта:
Якты дөньяларда яшәүләрдән
Кем туя?
Ташу булып аккан чишмәләрне
Кем тыя?
Мизгел генә кунак бу безнең
Бу беркөнлек фани дөньяда.
Бер карасаң, күпме яшәлгән бит
Үзең әле тойма да.
Кушымта:
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1