Гомерем җәйләре үтеп китте
Әкеренләп керәм көзләргә,
Язмыш безне ник аерды икән?
Хәзер соң бит назлар эзләргә.
Кушымта:
Ни әйтергә сиңа язмышым?
Ни әйтергә сиңа язмышым?
Сөю утларында яндырдың да
Ялгызымны гына калдырдың.
Ялгыз калдым, сине югалттым мин
Шулай язылгандыр язмышлар,
Сикәлтәле гомер юлларында
Булганмы соң әллә ялгышлар?
Кушымта:
Еллар әкрен генә үткән саен
Үкенечләр күбрәк арталар,
Ялгызларга бигрэк яшәү авыр
Җилләр төрле якка тарталар
Кушымта:
Булат Зиганшин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1