Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Булат Зиганшин - Очып кайтам | Текст песни

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Колач җәя миңа каеннар.
Әй, авылым, очып кайтам сиңа,
Бәхет хисләрендә коенам.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Искә төшер узган яшьлегеңне,
Оныт, әнкәй, оныт картлыкны...
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең,
Татып калчы бераз шатлыкны.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Боегып кала таныш каеннар...
Авылыма очып кайтсам да мин...
Китүләре бигрәк кыен ла.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Другие названия этого текста
  • Булат Зиганшин - Очып кайтам (1)
  • Очып кайтам - минус (0)
  • Илhам Шакиров - Очып кайтам (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Elvin Grey - Сагындым сине Elvin Grey - Сагындым сине
    Булат Зиганшин хэм Ильнур Баезитов - Чын егетлэр дуслыгы - Duration: 4:23. by TMTVchannelKAZAN 3,052 views. 4:23. 119 videos ...