Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Булат Зиганшин - ЫШАНМЫЙМ | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Синең матур сүзләрең җыр булып,
Көй булып агыла минем җанга
Көмеш сулы чишмәдәй,
Синең серле күзләрең, ачылып,
Йомылып уйната минем канны
Һәм җанымны.

Ә мин сиңа ышанмыйм, тыңламыйм
Тынычлыкта калдыр минем күңелемне,
Яратмыйм сине.
Күзләреңә карамыйм, уйламыйм
Синең турында мин хәтта бер мизгелне,
Оныттым сине.

Әмма сиңа ышанмыйм, тыңламыйм
Тынычлыкта калдыр син җанымны,
Яратмыйм бит мин сине.
Күзләреңә карамыйм, уйламыйм
Синең турында бер генә мизгелне,
Оныттым сине.

Беләм якты дөньяда күп кызлар,
Йолдызлар кебек күктә яналар,
Һәм нурларын сибәләр.
Ә минем күңлемдә тик бары син,
Бары син миңа тынгы бирмисең,
Җибәрмисең.

Искә төшә юләр чагым,
Сине генә мин күрдем,
Йөзләгән кызлардан
Меңләп чибәрдән,
Ник кенә икән
Сине мин эзләдем?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-