http://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular
Гомер уза аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы.
Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер,
Тагын күпме калды барасы.
Сөенәм мин кайчак иртәләрен,
Шөкерәнә кылам язмышка.
Ә кичләрен, янә утлар сүнгәч,
Төшәсең шул кайгы – сагышка.
Яшәү–үлем бары тик бер сукмак,
Нигә башка сукмак юк икән.
Адаштым дип кире кайтыр идем,
Яшьлегемә кайсы юл илтә.
Бәширә Насыйрова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1