Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ваһапов фестивале - Гимн | Текст песни


Йолдызлардан йолдызларга күчеп
Буйсындырып моңга дөньяны –
Җырлар яңгырына йөрәгең куй –
Анда безнең язмыш, безнең уй!

Сөю, дәһшәт тулы, күкрәр аваз –
Ил куеныннан чыккан газапны?
Буыннардан килгән дөрләүче Саз –
Татар моңы – Рәшит Ваһапов!

Буыннар талпынып, күкләргә аштылар.
Гомерләр су кебек актылар.
Ләкин бу галәмнең күгендә - бүген дә -
Син дигән аваз бар, якты бар!

Җырчы егет, җан-җанашым, үткән юлың –
Мәскәү, Уфа, Урал, Казанмы?..
Кыска булды гомрем, диеп газапланма –
Күзәнәктә - һәрбер авазың.

Гөрлә, җырчы, яшә, яңгра кабат!
Милләт, йөрәк утын саклаучы!
Әллә тамак, әллә учак – канатлы ат –
Мәңгелеккә таба атлаучы!

Буыннар талпынып, күкләргә аштылар.
Гомерләр су кебек актылар.
Ләкин бу галәмнең күгендә - бүген дә -
Син дигән аваз бар, якты бар!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-