Pesni.guru - сайт для Гуру
Мөмкин түгел, мөмкин түгел
Сине бер көн оныту.
Саф-эчкерсез, ап-ак иде
Минем сине ярату!
“Сөйәм, яратам!” – дип
Нигә әйтә алмадык?
Оялу хисләрен
Ник соң җиңә алмадык?
Гомер юлыбызда
Адашалар хисләр.
Ул саф тойголарны
Урладылар читләр...
Өннәремдә юк син,
Төшләремдә – гел син.
Безнең саф хисләргә
Көзләр укый ясин.
Яннарымда минем,
Бәгърем, булмасаң да,
Синең исемең
Мәңге минем җанда!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1