Бер сирәк җыр җырлыйм.
Бу җырымның иң түрендә
Бар бер кеше.
Моңсу күзләренә табигатьнең
Ничек сыйган икән бар төсе?
Кушымта:
Мактауларым сиңа бүген,
Бары сиңа, көтүче.
Таң нурының уянганын
Иң беренче күрүче.
Болыннарда яшел патшалыгың.
Көнләшәм мин синнән барыбер.
Авылыма кайтып, көтүләргә
Их, чыгасы иде тагын бер.
Кушымта:
Рәхмәтләрем сиңа бүген,
Чыбыркылы шәп егет.
Аруларыңны басасың
Мәтрүшкәле чәй эчеп.
Бер сирәк җыр йөрәгемә керде.
Сәбәпчесе-гади көтүче.
Гади генә күренсә дә үзе,
Җаннарында моңнар йөртүче.
Кушымта:
Мактауларым сиңа бүген,
Бары сиңа, көтүче.
Сагышыңны җырлар белән
Сахраларга илтүче.
Вадим Фатхинуров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1