Рөстәм Яхин көе
Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре
/Хәйдәр Бигичев, Галия (Ғәлиә) Солтанова репертуарыннан/
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына;
Сөйлим әле серләремне
Сандугач баласына.
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына;
Сагышларым адаштырыйм
Каеннар арасында.
Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына;
Бәлки дәва табалырмын
Йөрәгем ярасына.
Вахит Хызыров еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1