Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганеева - Зинһар өчен, кермә төшләремә | Текст песни

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә? —
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.

Другие названия этого текста
  • Гульяз Хантимерова - Зинһар өчен кермә төшләремә (0)
  • Венера Ганиева - Зинһар өчен, кермә төшләремә (Разил Вәлиев сүзләре, Резеда Ахъярова музыкасы) (0)
  • Венера Ганеева - Зинһар өчен, кермә төшләремә (0)
  • ...сина - Зинхар очен, кермэ тошлэремэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-