Ак кәгазь
Резеда Ахиярова көе
Ренат Харис сүзләре
Тәрәздә зәңгәр төн,
Өстәлдә ак кәгазь ,
Каләмем яз төсле карада.
Мин сиңа омтылам,
Мин сиңа ашкынам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә алсу таң,
Өстәлдә ак кәгазь ,
Каләмем җәй төсле карада.
Мин сине чакырам,
Мин сиңа ялварам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә якты көн,
Өстәлдә ак кәгазь ,
Каләмем көз төсле карада.
Мин сине юксынам,
Мин сине сагынам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә сүрән кич,
Өстәлдә ак кәгазь ,
Каләмем кыш төсле карада.
Мин сине яңа яз
Китерерлек итеп,
Тагы да өзелеп яратам.
Венера Ганиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Резеда Төхвәтуллина - Ак кәгазь (0)
- Венера Ганиева - Ак кәгазь (0)
- Венера Ганиева - Ак кәгазь (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1