Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә? —
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.
Венера Ганиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Гульяз Хантимерова - Зинһар өчен кермә төшләремә (0)
- Венера Ганиева - Зинһар өчен, кермә төшләремә (Разил Вәлиев сүзләре, Резеда Ахъярова музыкасы) (0)
- Венера Ганеева - Зинһар өчен, кермә төшләремә (0)
- ...сина - Зинхар очен, кермэ тошлэремэ (0)
Сейчас смотрят
- Венера Ганиева - Зинһар өчен, кермә төшләремә (Разил Вәлиев сүзләре, Резеда Ахъярова музыкасы)
- Лерка! Выздоравливай - Слышишь?
- Прославление Першотравенск - Адонай
- Алёна Roxis - Давай не будем решать задачи, искать ответы на вопросы... я сегодня с тобой, а это значит... Я люблю тебя... это так просто...
- И.Дубцова "О нем" - красивый голос..
- Штурм Новости. - Интервью с Ксенией Гусевой, автором книги о полковнике Юрии Буданове.
- В.Игнатьев (ФИЛЬМ) - 6. Дорога зовёт! - single version ("Дорога зовёт!",2015)
- HO-KAGO TEA TIME - Singing! (K-on ost)
- Тандем feat. Баста - Девочка одетая в розовое, музыка в плеере. В сумочке 11 минут Пауло Коэльо . Модная ко сметика, гороскоп на неделю, блокнот, флакон, Дюпон, диск R-Kelly или Nelly,...
- ... - а я хочу очень простых вещей,любимого мужа и как минимум двоих детей
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1