Төнге сулар ага онытылып,
Аргы якка чакыра утлар.
Җирдә яшәү кадерле син булганга,
Елларга тиң назлы минутлар.
Уятучым бит син, юатучым,
Аңлатырга җитмәс сүзләр генә.
Бик еракта янган сүнмәс учак кебек
Нинди моң бар синең сүзләреңдә?
Дулкыннардан күчә төн карасы.
Ай шәүләсе төшкән елгага.
Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен
Күпер салыйк килер елларга!
Уятучым бит син, юатучым,
Аңлатырга җитмәс сүзләр генә.
Бик еракта янган сүнмәс учак кебек
Нинди моң бар синең сүзләреңдә?
Венера Ганиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Вафирә Гыйззәтуллина - Нинди моң бар синең күзләрендә (0)
- Венера Ганиева - Нинди моң бар синең күзләрендә (0)
- Венера Ганиева - Нинди моң бар синең күзләрендә (0)
- Вәфирә Гыйззәтуллина - Нинди моң бар синең күзләрендә (0)
- Вафирә Гыйззәтуллина - Нинди моң бар синең күзләрендә (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2