Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Парсызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк.
Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.
Парсыз калса кабат кайтмый диләр,
Кайта икән, кайта аккошлар.
Кошларны да, кешеләр шикелле,
Үзе белән йөртә язмышлар.
Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.
Төннәрендә йөрәк өзгеч тавыш
Телеп үтә күлнең өсләрен.
Аңлау өчен аккош сагышларын,
Белү кирәк сөю телләрен.
Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.
Венера Ганиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Данис Закиров - Ялгыз Аккош (1)
- Хәйдәр Бигичев - Ялгыз аккош кулләрдә (0)
- Венера Ганиева - Ялгыз аккош күлләрдә (0)
- Рамил Миндияр - Ялгыз аккош күлләрдә (0)
- ♥ Данис Закиров - Ялгыз аккош (new) (0)
- Венера Ганиева - Ялгыз аккош кулләрдә (0)
- Данис Закир - Ялгыз Аккош (0)
- Хәйдәр Бигичев - Ялгыз аккош кулләрдә (0)
- Венера Ганиева - Ялгыз аккош күлләрдә (0)
- Хәйдәр Бигичев - Ялгыз аккош күлләрдә (0)
Сейчас смотрят
- Венера Ганиева - Ялгыз аккош күлләрдә
- J.R. Writer - Jesse James
- Dj-X-Vass - Ау, Мужики ✔ ♥♥♥ саундтрек, OST, xxx, instrumental, минус, минусовка, instrumentals, instrum, в авто, в машину, в тачку, хит, новинка, для машины, для авто, Горько, 2013, 2014, Бой с тенью 3, Форсаж 6, околофутбола, около футбола,
- Dasha & Vörse - Que Toi
- Надюха Бабкина - Тень-тень над водою
- X-Man - 9 9 9
- тарас дибаш - Гимн Ренди Ортона
- Blue Oktober - Hate Me
- Кэти Перри - Крутая песня
- PavAnd & Крит - ну что ,привет дорогая подруга
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1