Җылы нур балкысын сезнен йортта,
Мәхәббәтле булсын йөрәкләр.
Якын кешеләрдән кабатлана
Һәрбер туйда изге теләкләр.
Кушымта:
Бердәмлеге сезнең йөрәкләрнең
Бик бәхетле итәр гомерне.
Югалтмыйча саклап мәхәббәтне
Киңәшләшеп яшәү хәерле.
Татулыкта олы бәхет диеп,
Туйда әйтә туган-тумача.
Бәрәкәте була һәрбер өйнең,
Ир һәм хатын шуны аңласа.
Әткәй-әнкәй аяк асларында,
Оҗмах диеп туйда әйтәләр.
Була күрсен бары ризалыкта
Ике якта әткәй-әнкәйләр....
Венера Шаймиева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1