Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Шәмиева - Әнкәйләр көчле кала. | Текст песни

Авыр чаклары булса да,
авыр чаклары булса да,
Әнкәйләр зарланмыйлар.
Сабыр гына түзеп кала,
сабыр гына түзеп кала,
Яшь коеп еламыйлар.
Яши һаман, бала диеп.
Уйда газизе – бала
Балалар хакына диеп
әнкәйләр көчле кала.
Оясында ниләр курсә,
оясында ниләр курсә
очканда шулар була.
Әнкәйләрдән киләчәккә,
әткәйләрдән киләчәккә
Балалар урнәк ала.
Әнкәйләр көчле куренә,
Сабырлык саклаганга.
Күзләре яшькә күмелә,
бары тик шатланганда.
Әни булгач узебез дә,
әни булгач узебез дә
Әнкәйләр үрнәгендә,
Иман нуры булсын дибез,
иман нуры булсын дибез
Балалар күңелендә.
Яши һаман, бала диеп.
Уйда газизе – бала.
Балалар хакына диеп
Әнкәйләр көчле кала.


Другие названия этого текста
  • Венера Шәмиева - Әнкәйләр көчле кала. (1)
  • Венера Шамиева - Әнкәйләр көчле кала. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-