1.Инде оныттым дигәндә,
Төшләремә керәсең.
Назлы куллар белән кысып,
Керфегемнән үбәсең.
Кушымта:
Инде оныттым дигәндә,
Өй түреннән безнең үтәсең.
Утлы карашларың белән,
Йөрәгемне эретәсең
.
2.Инде оныттым дигәндә,
Кочагыңа аласың.
“Сине генә яратам!”-диеп,
Мине назга саласың.
Кушымта.
3.Инде оныттым дигәндә,
Кабаттан гашыйк булдым.
Синең яныңа талпынам,
Ялгызлыктан мин туйдым.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1