Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Вил Усманов - Моңлы гармун | Текст песни

Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә сөю уяттың.
Моңланса минем кайгылы башым,
Җырларың белән мине юаттың.

Айлы бу кичтә яңгырый урам,
Җыр тәрәзәмә килеп кагыла.
Мин тын бүлмәдә ишетеп торам,
Гармун урамга мине чакыра.

Онытмадым мин әле ул җырны,
Тагын күңелдә кузгалды ул моң.
Алып кил миңа сөйгән ярымны,
Яшьлек юлдашым — гармун, әй, гармун!

Другие названия этого текста
  • Рафаэль Якупов - Монлы Гармун (0)
  • Ростэм Яхин Музыкасы - Монлы гармун (0)
  • Вил Усманов - Моңлы гармун (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-