Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Вил Усманов - Сез hаман бергэ икэн | Текст песни

Сез һаман бергә икән…
Вил Усманов көе Сибгат Хәким сүзләре

Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама-көлмә икән.
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән?
Тауларга менмә икән?
Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Әй, бергә икән.

Туйлар үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән,
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән,
Утларга кер дә икән.
Әйтсеннәр : кара боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Әй, бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән,
Ятка сер бирмә икән.
Әйтсеннәр: күрче боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Әй, бергә икән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-