Кайҙа барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул Җирдә тыуып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.
һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Был дөньяга без килгәнебеҙ икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йондыз белән йондыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Был дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Безнең өсөн җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.
Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Виль Усманов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1