Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Виталий Агапов - Әсәй гөлө | Текст песни

Виталий Агапов көе,
Мирһади Разов сүзләре.

Чит җирләрдә гомер кичерәбез,
Тынгы бирми сагыш йөрәккә.
Сагынганда гына карарсыз, дип,
Гөл җибәргән әнкәй бүләккә.

Кушымта:
Гөл җибәргән(2) әнкәй, боекмагыз,
Йөремәгез, диеп, моңаеп.
Авыр чакта киләм гөл каршына,
Әнкәй карый сыман елмаеп.

Әнкәй гөле һәрчак яшел килеш,
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Өебездә шушы гөлдән изге,
Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз.

Кушымта.

Чәчәк ата язлар җиткән саен,
Күңелләргә тула наз, рәхәт.
Үзең кебек безгә бәхет биргән
Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт.

Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Виталий Агапов - Энкей голе (1)
  • Виталий Агапов - Әнкәй гөле (1)
  • Виталий Агапов - Әсәй гөлө (0)
  • Виталий Агапов - Энкей голе--Виталий Агапов музыкасы, Мирхади Разов сузлэре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-