Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Вәсилә Фәттахова - Җавапсыз мәхәббәт | Текст песни

Җавапсыз мәхәббәт.
Фирзар Муртазин көе, ФларияТерегулова сүзләре.

Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле,тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.

Сөйли алмам, ахры, сиңа серләремне,
Калсын инде йөрәк түрендә.
Җавапсыз мәхәббәт кемгә соң ул кирәк?-
Язмыш җиле кала күңелдә.

Миңа ялгыш кына бер елмайган идең,
Сөю уты капты гомерлек.
Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле
Серләремне берәр утырып.

Синнән берни дә мин өмет иткәнем юк,
Бәхетеңә синең үрелмим.
Җаным белән сиңа һәрчак тартылсам да,
Читкә китәм, сиңа күренмим.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-