Алданма, кыз бала
В.Фәттахова көе - Р.Чурагул сүз.
Елларыңа ускән чәчәк идем
Йорәгеңә алып салмадың.
Кулларымны алып назладың да,
Юлларыңа салып таптадың.
Кушымта:
Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!
Күңелемнән мәңге җуелмастыр
Яшьлек хатасының ал табы,
Сөю ләззәт иде, хәзер-газап
Ләззәтеңдә булган газабың.
Кушымта:
Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!
Өлешемә төшкән көмешем кем?
Табалмадым аны, соңладым.
Ник сон матур булып тудым җиргә,
Ник бәхетле булып тумадым?
Кушымта:
Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!
Вәсилә Фәттахова еще тексты
Другие названия этого текста
- Вәсилә Фәттахова - Алданма, кыз бала (Р.Чурагул-В.Фәттахова) (0)
- Җырлый:Вәсилә Фәттахова (1979.07.09.-2016.16.02)... - № 01. <<Алданма, кыз бала>>... Язма:9 сентябрь, 1999 елгы... (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2