Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле,тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.
Сөйли алмам, ахры, сиңа серләремне,
Калсын инде йөрәк түрендә.
Җавапсыз мәхәббәт кемгә соң ул кирәк?-
Язмыш җиле кала күңелдә.
Миңа ялгыш кына бер елмайган идең,
Сөю уты капты гомерлек.
Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле
Серләремне берәр утырып.
Синнән берни дә мин өмет иткәнем юк,
Бәхетеңә синең үрелмим.
Җаным белән сиңа һәрчак тартылсам да,
Читкә китәм, сиңа күренмим.
Вәсилә Фәттахова еще тексты
Другие названия этого текста
- Вәсилә Фәттахова - Мин барыбер Сине яратам (1)
- Вәсилә Фәттахова - Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып. (0)
- Вәсилә Фәттахова - без название (0)
- Вәсилә Фәттахова - Яуапһыҙ мөхәббәт (0)
Сейчас смотрят
- Вәсилә Фәттахова - без название
- Maksim Day - Trance In Our Eyes #046 Balearic Ver.4
- Рубинштейн - Монолог Демона и дуэт с Ангелом ("Демон", Иванов, Грибова)
- Серебро - Я тебя не отдам3
- 154. Franky (Франки) - Cracked
- XS - - диего, орландо, не простудите гланды, крутите ваши треки на нашей дискотеке, орландо, диего, вы альфа и омега, вы все в огромном мире, вы в радио-эфире!...
- ROBOT KOCH - N I T * S K Y
- Arctic Monkeys - D is for Dangerous (live at Splendour in the Grass 2007)
- (O) Poets Of The Fall - Illusion and Dream
- Л. Чулуунбаатар - Бүсгүй минь чи инээмсэглэж яваарай
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1