Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар"
vk.com/TatarchaMusic
Бакчаларга кердек икәүләшеп,
Бергә йөрдек без җитәкләшеп.
Җилләр урап уздылар көнләшеп,
Ә без икәү туймадык серләшеп.
Гөлбакчада шау чәчкәдә миләүшәләр
Тирә-юньгә алар шатлык өләшәләр.
Күбәләкләр гөлләр белән үбешәләр,
Сөю назын безнең кебек бүлешәләр!
Наз җылысы жанны җылытканда,
Миләүшәләр чәчкә атканда,
Сөйгән ярың яныңда булганда -
Шатлык өчен ник кирәк тагын да?!
Күзләрне дә күзләрдән алмадык,
Бер-беребезне сүзсез аңладык.
Миләүшәләр чәчкә кадамадык,
Яшьлек үзе - гөл дип санадык.
Лилия Вахитова көе, Гөлнара Рашитова сүзләре.
Вәсилә Фәттахова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1