Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Вәсилә Фәттахова - Яуапһыҙ мөхәббәт | Текст песни

Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле,тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.

Сөйли алмам, ахры, сиңа серләремне,
Калсын инде йөрәк түрендә.
Җавапсыз мәхәббәт кемгә соң ул кирәк?-
Язмыш җиле кала күңелдә.

Миңа ялгыш кына бер елмайган идең,
Сөю уты капты гомерлек.
Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле
Серләремне берәр утырып.

Синнән берни дә мин өмет иткәнем юк,
Бәхетеңә синең үрелмим.
Җаным белән сиңа һәрчак тартылсам да,
Читкә китәм, сиңа күренмим.


Другие названия этого текста
  • Вәсилә Фәттахова - Мин барыбер Сине яратам (1)
  • Вәсилә Фәттахова - Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып. (0)
  • Вәсилә Фәттахова - без название (0)
  • Вәсилә Фәттахова - Яуапһыҙ мөхәббәт (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-