ГҮЗӘЛИЯ ҖЫРЫ
(Гариф Ахуновның "Утлар яна учакта" пьесасыннан)
Мәсгут Имашев көе,
Саҗидә Сөләйманова сүз.
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларында мин янам.
Биек тауга менимме,
Агым суга керимме?
Дусларыма сөйлим микән,
Үзем генә белимме?
Таулар текә, су тирән,
Тирән булса да керәм.
Ерак икәнен дә беләм,
Нигәдер якын күрәм!
http://vkontakte.ru/club3524919
Гүзәл Уразова еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1