Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Гафу ит | Текст песни

ГАФУ ИТ

Дөньяларның иге-чиге булмый диләр,
Мин кайларга барып сөялим?
Ыгы-зыгы килеп тормыш үтеп бара,
Ничек кенә аны бәялим?

Кушымта:
Үпкәләп йөрмичә, юк-барны күрмичә,
Өззелгән җепләрне ялга әле.
Ялгышны төзәтеп, сөюдән куанып
Яшисе көннәр алда әле.

Әгәр дә синнән бер авыр сүз ишетсәм,
Гаепне үземнән эзләрмен.
Үпкәләп йөрүдә файда юк икән бит,
Тешемне кысып та түзәрмен.

Кушымта.

Сагышлар юк икән, язмышлар ак икән -
Синеме өзелеп сөйгәнгә?
Гафу ит, сөйгәнем, аңламый бик озак
Яныңда адашып йөргәнгә.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-