Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Өемә шатлык тулсын | Текст песни

ӨЕМӘ ШАТЛЫК ТУЛСЫН.

Чыңгыз Абызов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Кушымта:

Туган көннәр генә түгел,
Һәр көне ямьле булсын.
Бәхет тойсын безнең күңел,
Өемә шатлык тулсын.

Тәмле ашлар пешерәмен,
Чиксез ярату белән,
Өебездә һәммәбезгә
Исәнлек- саулык теләп.
Ниләр генә эшләсәм дә,
Якыннарым - күңелдә.
Аларны да, гөлләрне дә
Яратырмын гомергә.

Кушымта.

12 август 2005 ел.
КАЗАН.

http://vkontakte.ru/club3524919

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Өемә шатлык тулсын (1)
  • Гүзәл Уразова - "Өемә шатлык тулсын" Чыңгыз Абызов көе, Гөлсәрвәр сүзл. (0)
  • Гүзәл Уразова - Өемә шатлык тулсын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-