Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Көтәм сине 1 | Текст песни

КӨТӘМ СИНЕ

Сине көтәм шәфәкъ шәүләседәй
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам дием аваз салсаң әгәр...

Кушымта:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемеңне кушам,
Синең исемеңне кушам гөлләргә...

Араларда кояш батамы әллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр,
Синнән алып миңа хатле ара
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.

Кушымта.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып...
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт...

Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Көтәм сине 1 (0)
  • Гүзәл Уразова - Көтәм сине (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-