Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Кук сирин | Текст песни

Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирин.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиринемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Зәмзәм суын салкын диләр -
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең -
Кайтып караганың юк.

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиринемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиринемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Гузель Уразова. Кук сирень. Гузель Уразова. Кук сирень.
    Гузель Уразова. Кук сирень. ... Г. Уразова - ЖАНЫМ - фан-клип! ... Гузэл Уразова "Мэхэббэт учагы" (М Газетдинов кое ...