Мәхәббәт дуэты
Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.
Кушымта:
Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.
"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.
Кушымта.
Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.
Кушымта.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Мәхәббәт дуэты (0)
- Илдар Хакимов hэм Гүзәл Уразова - Мәхәббәт дуэты (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1