Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Сездә кала ярты җаныбыз | Текст песни

СЕЗДӘ КАЛА ЯРТЫ ҖАНЫБЫЗ

Н.Шәймарданов көе,
Р.Аймәт сүзләре

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Кушымта.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-