Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Әнием күзләре | Текст песни

Әнкәем күзләре,
Кызартмам йөзләрең,
Онытмам алтындай сүзләрең.
Яшьләнә күрмәсен,
Кайгылар белмәсен
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен.
"Тәүфыйклы бул, балам,
Сабыр бул," - дип кала,
Чыксам әгәр ерак сәфәргә.
Җитсә дә көзләре,
Әнкәем күзләре
Дәрт һәм куәт бирә яшәргә.

Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен.
Әнкәем күзләре
Очкынлы үзләре,
Йөрәктә акыллы сүзләре.
Дөньяга нур чәчә,
Әнкәем, мең яшә,
Кояш кебек синең күзләрең.

Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен.

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Әнием күзләре (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Әнкәемнең күзләре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-