Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Рәхмәтлемен Ходаема (минус) | Текст песни

РӘХМӘТЛЕМЕН ХОДАЕМА

Л.Шәрәфиева көе,
Ф.Төхфәтуллина сүз.

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.

Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.

Кушымта.

Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр...
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Кушымта.

Эти-эни, эби-бабай
Кирэк бит ул хэркемгэ.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-