Сиңа да җиңел түгел
1.Калдым таныш юл чатында,
Ак томанда күзләрем.
Яшьлеккә юллар тапталган,
Югалттым шул эзләрен.
Кушымта:
Сиңа да җиңел түгелдер,
Миңа да җиңел түгел...
Кайтыр идек без яшьлеккә,
Инде соң,мөмкин түгел...
2.Сиздермичә үтә яшьлек,
Янып-сүнә хисләре.
Тик сүнмәсен чаткылары,
Өзелмәгән күңел җепләре.
Кушымта.
3.Үтеп бара гомер юлы,
Кирәк йөрәк җылысы.
Күкрәгеңә салып башымны,
Килә бүген,килә елыйсы.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Сиңа да җиңел түгел (0)
- Гүзәл Уразова - Сиңа да җиңел түгелдер (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1