Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Син минеке | Текст песни

СИН МИНЕКЕ

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Кушымта:
Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Кушымта.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Син минеке (1)
  • Мин сине беркемгэ бирмим матурым,бары минеке генэ!!! - Ильнур матурым мин сине яратам! (1)
  • Мин сине беркемгэ бирмим матурым,бары минеке генэ!!! - Данияр матурым мин сине яратам! (0)
  • Гүзәл Уразова - Син минеке (0)
  • Гузэл Уразова - Син минеке , бары минеке.... (0)
  • Мин сине беркемгэ бирмим матурым,бары минеке генэ!!! - Данис матурым мин сине яратам! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-