Син минеке
Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!
Кушымта:
Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.
Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?
Кушымта.
Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Син минеке (1)
- Гүзәл Уразова - Син минеке (минус) (0)
- Гузэл Уразова - Син минеке (минус) (0)
- Гүзель Уразова - Син минеке. (0)
- Гүзәл Уразова - Син минеке (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1