ТИМӘСЕН ТИК КҮЗЛӘРЕМ.
О.Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре
Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагыныплар эзләдем аны...
Кушымта:
Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!
Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.
Кушымта.
Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Тимәсен тик күзләрем (0)
- ТАТ Гүзәл Уразова - Тимәсен тик күзләрем (0)
- Гүзәл уразова - Тимәсен тик күзләрем (remix) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1