УРМАН ЕГЕТЕ.
Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.
Урманнарның серен яшергәнме?
Бигрәк серле яшел күзләрең!
Мин аларга карап туймас идем,
Назлап үбәр идем үзләрен.
Кушымта:
Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!
Урман шаулавыннан сизәсеңме
Төрле яклап искән җилләрне?
Урманнардан гына алдың әллә,
Йөрәгеңнән ташкан хисләрне?
Кушымта.
Челтер - челтер ага чишмәләре,
Назлап кына урман гөлләрен...
Сиңа гына серем сөйләр идем,
Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Урман егете (remix) (0)
- Гүзәл Уразова - Урман егете (0)
- Гүзәл Уразова - Урман егете (remix) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1