УЧАК ЯНА.
Илгиз Закиров көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.
Агыйделнең ярларына
Килдек учак ягарга;
Айлы кичтә хәтер аша,
Яшьлекләргә кайтырга.
Кушымта:
Учак яна, учак яна,
Суларда- балкышлары...
Учак түгел, йөрәк яна,
Яшьлекнең очкыннары...
Агыйделдә йөзгән чакта
Чыкмыйм аргы ягына.
Сөйгән ярым ялгыз кала
Безнең учак янында...
Кушымта.
Айлы кичтә син янымда,
Агыйделнең ярында...
Яшьлек ялкыны- җанымда,
Синдәй ярым барында...
Кушымта.
20 июнь 2006 ел.
КАЗАН.
http://vkontakte.ru/club3524919
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Учак яна (0)
- Гүзәл Уразова - Учак яна (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2