Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Хыяллар дөньясы гаҗәеп | Текст песни

ХЫЯЛЛАР ДӨНЬЯСЫ ГАҖӘЕП.

Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.

Тормышларга ашмас хыялдыр --
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән...

Кушымта:

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп...

Һәр җирдә гүзәллек тоядыр;
Көлмәгез хыялый кешедән...
Дөньясы күп төсле буяудан!..
Юк зыян хыяллы гомердән!

Кушымта.

Арыган җаннарның ялыдыр--
Хыялда кайтулар яшьлеккә.
Юк гаеп хыялый булудан,
Хыяллар юлдаш ул бәхеткә!

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-