Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Шахта | Текст песни

Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска шул.
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.

Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.

Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең шул;
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?

Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?

Әгәр мине бик сагынсаң,
Йөрәккәең тынмаса шул,
Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска.

Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска.

Шахтер егет күмер вата
Ваклап итеп кисәген шул.
Гомерем булып таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем.

Гомерем булып таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем.


Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - Шахта (1)
  • Гүзәл Уразова - Шахта (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-