Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Ургылыплар керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.
Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.
Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Минем кебек син дә уйлан әле,
Ис(е)ңә төшер матур чакларны.
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык.
Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.
Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә
Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Яҙҙар булып ҡайт (0)
- Гузэл Уразова - Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. (0)
- АПАМ... - Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. (0)
- Гузэл Уразова - Матур булып кердең тормышыма. (0)
- Гузэл Уразова - котэм сине (0)
- Гузэл Уразова - Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. (0)
- Гүзәл Уразова - Яҙҙар булып ҡайт (0)
Сейчас смотрят
- Гүзәл Уразова - Яҙҙар булып ҡайт
- 90е - Yo listen up here's a story
- Марта Яковлева - cnb[b
- Sona Shahgeldyan....¦FROM AsIkO¦ - ...em....uzum em linenk ERJANIK..¦¦¦ M.G. ''Martirosyan Gegham'' RABIZ, DJ HOUSE, CLASSIC, RAP, Hip Hop, ART_HANGIST, RUSAKAN, BLATNOY, Dance, Pop, Tr &am
- В.Политов и гр.Сердце - С Новым Годом, Зая
- Сурганова и Оркестр - Кошка
- Grace Jones - La Vie en Rose(Miss Dior commercial)
- Hemenway - Hana Furu Yoru (花降る夜)
- Elsa - Ne dis pas que tu m'aimes [2004] | club47969116
- .ιllιlι - Dom!no - Безобразный почерк(2011).
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2